Меню сайта |
|
|
Наш опрос |
|
|
Форма входа |
|
|
Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
|
Главная » 2010 » Май » 8 » Сугыш ветераны белэн очрашу
09:16 Сугыш ветераны белэн очрашу |
Кичә, ягъни 7 нче май көнне, мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәев Габделхак абый белән очрашу үткәрелде.
Габделхак абыйга Ерак Көнчыгышта японнар белән сугышырга туры килә. Ул артиллерист-наводчик булып хезмәт итә. Күп тапкырлар үлем белән очрашырга туры килә аңа. Гоби һәм Хинган таулары аша барган авыр сугыш операцияләре вакытында күп иптәшләренең гомере өзелә. Шулар арасында авылдашы Шиһапов Шәкүр (Олы Шыңар) абый да була.
Япон солдатлары хәйлә һәм мәкер белән эш итәләр. Һәр адымда сугышчыларны "смертниклар" сагалый. Вак куаклар арасына кереп поскан дошман солдатын күрергә дә мөмкин булмый. Аның кулында һәрвакыт бауга бәйләнгән шартлаткыч ята. Һич көтмәгәндә яфраклар һәм куаклар арасыннан шартлаткыч-мина совет сугышчылары өстенә оча. Еш кына япон самурайлары гранаталар бәйләме белән танклар, автомашиналар астына ташланалар.
Габделхак абый очрашу барышында шулай ук сугыш елларында кичергән башка хәтирәләре белән дә уртаклашты. Барлык укучыларга, җир шарында яшәгән бар халыкка тыныч тормыш теләвен белдерде.
Балалар өчен бу очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.
|
Просмотров: 1145 |
Добавил: Shinar
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Календарь |
|
|
Архив записей |
|
|
Поиск |
|
|
|