Пятница
29.03.2024
15:09
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Большешинарская СОШ имени А.А.Ахунзянова
Главная Регистрация Вход
«Дуслык» методик берләшмәсенең 2008-2009 уку елында эшләгән эшләренә анализ »
Меню сайта

Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 134

Форма входа

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

      "Дуслык" методик берләшмәсе физика, математика, химия-биология, информатика укытучыларын берләштерә. Бу фәннәрдән югары белемле 4 укытучы укыта.
      Һәр укытучының үзенең методик темасы бар. Муллахмәтова Эльвираның темасы: "Химия-биология дәресләре аша укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү". Шәйхетдинова Тәскирәнең методик темасы: "Математика дәресләрендә уен күнекмәләре ярдәмендә индивидуаль эш алып бару". Нурисламов Әхтәмнең методик темасы: "Физика-математика дәресләрендә укучыларның конкурентлык сәләтен үстерү". Гаптерафиков Хәмитнең методик темасы: " Математика, информатика дәресләрендә укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү".
      Методик берләшмә алдан төзелгән план нигезендә эшләде. Эшчәнлектә эшнең төрле төрләре күрсәтелдә: докладлар тыңлау, фикер алышу, дәфтәрләр тикшерү һ.б. булган сораулар берләшмә утырышларында тикшерелде.
      2008-2009 уку елында методик берләшмәнең 5 утырышы булып узды. Беренче утырышта методик берләшмәнең еллык эш планы тикшереп расланды. Программаларда булган үзгәрешләр турында сөйләшенде. Узган уку елында эшләгән эшләргә йомгак ясалды. "Укытучыга бердәм таләпләр" дигән темага сөйләшенде. Тематик планнарны төзеп, расслатып алырга кирәклеге әйтелде. Узган уку елында химия фәненнән (авторы О.С.Габриелян) 8-9 класларда яңа дәреслекләр белән эшләдек. Барлык укучылар да рус телендә чыккан китапны алдылар. 8 класста дәресләр бик тыгыз, балалар химия белән таныш булмагач, үзләштерәләре авыр булды. Күп кыенлыклар килеп чыкты.  
      Утырышта шулай ук укытучыларның вакытлы матбугатка язылулары да тикшерелде. Укучыларның дәфтәрләре тотышына куелган бердәм таләпләрнең ничек үтәлеше тикшерелде.
      Икенче утырышта "Озак һәм сәламәт яшәү серләре" дигән темага Муллахметова Э.А. чыгыш ясады. Чыгышта озак һәм сәламәт яшәү өчен хәрәкәтләнергә, спортны якын итәргә, физик хезмәт белән шөгыльләнергә, рациональ тукланырга, чыгынырга, көндәлек режимны үтәргә кирәклеге әйтелде. Утырышта укучыларны олимпиадаларга әзерләү дә тикшерелде. Фән һәм класс журналларына күзәтү оештырылды.
      Өченче утырышта "Математика, физика дәресләрендә милли төбәк компонентларын куллану" турында Нурисламов Ә.С. чыгыш ясады. Аерым дәресләрдә мәйдан исәпләгәндә (математика), экологик проблемаларны,
җылылык күренешләрен өйрәнгәндә милли төбәк компонентлары бик киң кулланылуы әйтелде.
      Физика фәненнән ачык дәрес үткәрү 17 мартка билгеләнде.
     10 класс укучылары алгебрадан яңа дәреслекләр белән укыйлар. Дәреслек русча булгач, терминнарны аңламыйлар, дәреслектәге мәсьәләләр бик авыр. Тригонометрия өлеше дә авыр.
      Сәләтле балалар белән дәресләрдә өстәмә эшләр эшләнә: төрле типтагы күнегүләр, әверелешләр, мәсьәләләр чишелә.
      4 утырышта "Каюм Насыйри һәм математика" дигән темада Шәйхетдинова Т.Р. чыгышы тыңланды.
      Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз вакытында халыкка купьяклы белем бирергә тырышкан, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр төзегән. Аның күп кенә фикер-киңәшләре әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. Аның хезмәтләре арасында математика фәне үсешенә багышланганнары да шактый. Ул, дәреслекләр язганда, математика терминнарының балаларга аңлаешлы булуына омтылган.
      Утырышта шулай ук физика, химия-биология фәннәреннән лаборатор һәм практик эшләрнең үтәлеше тикшерелде. 3 фәннән дә тема саен, тематик план буенча, лаборатор-практик эшләр үткәрелеп барыла.
      XI класс укучыларын алгебра фәненнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләү эше каралды. Бу эш ел буе дәвам итте.
      Компьютерда эшләү осталыгын арттыру максатыннан, көнгә 1-2 сәгать шөгыльләнү кирәклеге әйтелде.
      5 утырышта укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, имтихан эшләренә куелган таләпләр каралды. XI класслар алгебрадан 4 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Шулай ук утырышта мәктәп бакчасында үткәреләсе тәҗрибәләр дә каралды.
      Бу уку елында химия декадасы (20/Х1 - 30/Х1) үткәрелде. Декада барышында күп кенә эшләр башкарылды. Укучылар күренекле химикларга багышлап рефератлар яздылар.
      Vа һәм Vб, VI класслар арасында "Урманга сәяхәт" дигән кичә үткәрелеп, Уа сыйныфы җиңүче булды.
      7-8 класслар арасында "Ни өчен, нигә, нилектән?" дигән интеллектуаль уен оештырылып, 7 сыйныф укучылары көчле буларын күрсәттеләр.
      Дәрес хәзерләү группасы укучылары белән "Табигать һәм химия" дигән темага әңгәмә үткәрелде. 9-10 класслар арасында "Бәхетле мизгел" дигән кичә үткәрелде.Кичә ахырында кызыклы тәҗрибәләр күрсәтелде, 10 класс укучылары җиңеп чыкты.
      V- VII класс укучылары "Үзебезнең якларда үскән дару үләннәренең файдасы" дигән темага сочинение яздылар.
      3-4 класс укучылары арасында "Күбәләкләр дөньясына сәяхәт" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар күбәләкләрнең төрлелеге белән таныштылар.
      Укучылар кроссвордлар, башваткычлар төзеделәр. 
     Кошлар көнен үткәрдек.Укучыларыбыз кош рәсемнәре ясадылар, сыерчык ояларын чистарттылар, яңаларын ясап элделәр.
      Укучыларыбыз Россия күләмендә үткәрелгән "Авангард", "Көнгерә" конкурсларында катнаштылар. "Авангард" конкурсында иң күп баллны 4 класс укучысы Шәйхетдинова Ландыш - 97,74%; Мөхетдинов Разил -93,25%, Касыймова Илүсә - 88%, Набиуллина Дилбәр, Шагиева Сиринә -81%о алдылар. "Көңгерә" конкурсында 46 укучы катнашты. 6 класс арасында районда үткәрелгән олимпиадада Загидуллин Рәмис (VI кл.) алдынгы урынны алып, Казанга барды. XXIV фәнни-практик конференциядә Шагиева Сиринә 1 урынны алды ("Умарта балының составын тикшерү").
      Химия-биология укытучысы Муллахмәтова Э.А. бердәм дәүләт имтиханына тест, конкурска "Сәламәтлек дәресе" эшкәртмәсе эшләде. Узган уку елында мәктәп яны тәҗрибә участоклары арасында 1 урынны алып, альбомын эшләп Казанга җибәрдек.
      Берләшмә укытучыларының зур хезмәте нәтиҗәсендә VII сыйныф укучысы Касимова Зөһрә астрономиядән 1 урынны(укытучысы Нурисламов Ә.С.), физика фәненнән X кл. Укучысы Шагиева Сиринә 4 урынны (укытучысы Нурисламов Ә.С.), биология фәненнән Ганиева Альбина 4 урынны (укытучысы Муллахмәтова Э.А.) алдылар.
      Нурисламов Ә.С. быел I квалификацион категориягә аттестация үтте. Ул район мәктәпләре директорлары каршында ачык дәрес үткәрде. 
      Укытучылар укучыларга ныклы белем бирү өчен һәр дәрескә ныклы белемле әзерлек белән керделәр. Уку елын 100% өлгереш белән тәмамладык.
Методик берләшмә җитәкчесе: Э.А.Муллахмәтова
Друзья сайта
  • Министерство образования и науки РТ
  • ФИПИ
  • Сайт отдела образования и ИМЦ Сабинского муниципального района РТ
  • Мат ЕГЭ

  • Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Архив записей

    Поиск


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz