Четверг
28.03.2024
16:43
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Большешинарская СОШ имени А.А.Ахунзянова
Главная Регистрация Вход
Хезмэттэш »
Меню сайта

Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 134

Форма входа

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

2008-2009 нчы уку елы "Хезмәттәш" методик берләшмә эшенә анализ
     " Хезмәттәш " методик берләшмәсе 7 укытучыны берләштерә. 1 укытучы -югары категориягә , 2укытучы-1 категориягә , 4укытучы -II категориягә ия.
       Методик берләшмә район һәм мәктәпнең методик темаларына таянып эшли.Уку елы башында берләшмәнең эш планы төзелде, эш планына нигезләнеп утырыш планнары әзерләнде. Методик берләшмә утырышлары вакытында узды.
      Район фән олимпиадаларына укучылар ныклап әзерләнделәр. "Технология" фәне буенча Гарифуллина Гөлназ 2 урынны алды. "Ел укытучысы -2009" конкурсының район турында технология укытучысы Мөхетдинова Алия катнашты.
      Өстәмә белем бирү буенча түгәрәк җитәкчеләре семинарына ачык чара һәм күргәзмә әзерләнде ." Мәктәтә хезмәтне саклау белән идәрә итү" директорларның район семинарына физкультура укытучысы Мөхэммэтгалиев Илдус Фэхретдинович 9 сыйныфта "Баскетбол" , 5 сыйныфта Мөхетдинов Фәнзир Якубович "Тамгаларны юка табаклы металлга төшерү" темалары буенча дәрес күрсәттеләр , Мөхетдинова Алия Рафаэлевна 7 сыйныфта "Уеннан уймак чыкмасын" - класс сәгате үткәрде. Касыймова Әнисә Нурулловна һәм Хазиев Кәниф Гарифович " Имин йөрик юлларда" дигән тема буенча класстан тыш чара әзерләделәр. Тема буенча иҗат лабораторияләре тулыландырылды. Технология, ОБЖ кабинетларына, спорт залына, мәктәп коридорына куркынычсызлык кагыйдәләре , остаханәләргә проектлау буенча стендлар эшләнде.
      Яр Чаллы шәһәредә үткәрегән республика конкурс-күргәзмәдә 5 сыйныф укучысы Тимергалиева Айсылу 1 урынДасыймова Зөһрә 3 урын алды, 6 укучыга катнашучы таныклыгы тапшырылды .Эш тәҗрибәсе уртаклашу буенча технология укытучысы Мөхетдинова А.Р 3 урын алды. Галимов Фәннур Әхсәнович җаваплылыгында , ныклы әзерлек белән "Аҗаган" уеннының зона туры узды. Физкультура укытучылары Мөхәммәтгалиев И.Ф, Мөбәрәков Р.Г. физкультура һәм спорт айлыгы үткәрделәр.Спорт төрләре буенча нәтиҗәләр ясалды.
      Методик берләшмә утырышларында "Инфрмацион технологияләрне дәрестә куллану","Класстан тыш чараларның белем күтәрүдә әһәмияте " , "Укучыларны конкурсларга конференцияләргэ җәлеп итү "дигән темалар буенча чыгышлар ясалды . Ачык дәресләр анализланды. Курсларда булган яңалыклар тыңланды.
 
 Методик берләшмә җитәкчесе: Мөхетдинова А.Р.
Друзья сайта
  • Министерство образования и науки РТ
  • ФИПИ
  • Сайт отдела образования и ИМЦ Сабинского муниципального района РТ
  • Мат ЕГЭ

  • Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Архив записей

    Поиск


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz