Понедельник
29.04.2024
15:02
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Большешинарская СОШ имени А.А.Ахунзянова
Главная Регистрация Вход
Сыйныф җитәкчеләре »
Меню сайта

Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 134

Форма входа

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Заман безнең алга яңа , тагы да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми, ә бәлки белемле гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белү дә кирәк.Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. Мондый шартларда авыл мәктәбенә таләпләр нигездә үзгәрде: балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту,яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия , гаилә тәрбиясе бирү проблемалары килеп туды. Әлеге бурычларны хәл итү ныклы укыту – матди база булуны таләп итә.Бу уңайдан безнең Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, әти - әниләр урынлы горурлана һәм куана ала. Узган уку елын без 160 укучыга исәпләнгән , заманча җиһазландырылган өр – яңа бинада үткәрдек. Укыту остаханәсе, йорт эшләренә өйрәтү кабинеты, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсе, компьютер кабинеты , спорт залы барлык таләплргә туры килерлек. Укучыларда мәгълүмати культура формалаштыру аларның тормышның һәр өлкәсендә көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итә.Мәктәптә 9 укучыга 1 компьютер туры килә, интерактив такта бар.Барлык компьютерлар интернет челтәренә тоташкан. Компьютер программалары буенча электив курсларда алган белемнәрен укучылар класстан тыш чараларга, дәресләргә әзерләнгәндә, мәктәп сайтын тулыландыруда кулландылар. "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме?” район конкурсында мәктәбебез укучылары 2 урынны яуладылар. "Оста куллар” түгәгәрәгенә йөрүче укучылар әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алалар. Узган уку елында алар көче белән җитештерелгән 3 мең сумлык товар сатылды. Димәк, заманча җиһазларны тиешенчә файдаланганда нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Әлегә бу матур башлангычлар гына, әлбәттә. Укучы нинди дә булса эшне мөстәкыйль башкарып чыкса, анда "мин моны булдыра алам” дигән фикер туа, ул үзе өчен горурлана, үз кулы белән эшләгән эш өчен шатлана. Узган уку елында 2 укучыбыз III республика яшьләр фәнни – тикшеренү конференциясендә катнаштылар.8 нче сыйныф укучысы Билалова Сөмбел III дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерүгә, белем сыйфатын күтәрүгә зур йогынты ясый. Узган уку елында "Алтын каләм” республика конкурсының зона турында Гран-прига лаек булган укучыбыз Казан Дүләт Университетына укырга керде. Сәләтле балалар белән эшләү мәктәп эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Районыбызда фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү матур традициягә әйләнде инде. Авылдашларыбыз бертуган Гараевлар 2 ел рәттән фән нигезләрен гел "5” билгеләренә үзләштерүче укучыларга махсус премияләр әзерләделәр. Бу укуның сыйфатын, белемнең дәрәҗәсен күтәрүгә этәргеч булып тора. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртә белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү бурычын тормышка ашырырга дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда проект методы куллану ярдәм итә. Әлеге метод укучыга белемне үзенә эзләп табарга, аны гамәлдә кулланырга, үз-үзләренә ышанычны арттырырга ярдәм итә.Укучыларда үз фикереңне башкаларга дәлилле итеп җиткерә белү күнекмәләре формалаша. Март аенда укытучылар, әти-әниләр, укучылар катнашында "Мәктәп алды- гөлбакча” проекты каралган иде. Шул проектның бер өлеше буларак җәй көне мәктәп алдында бик матур чәчәклек барлыкка килде. Алга таба проектның калган өлешләрен тормышка ашыру күздә тотыла. Авыл мәктәбе укучылары кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсәләр, үзләре дә матди байлык булдыру өлкәсендә эшли. Укытучылар малайлар һәм кызларны көчләре җиткән эштә катнаштырып үз эшен бирелеп башкара торган белемле шәхес формалаштыруга нигез салалар. Мәктәп яны тәҗрибә участогында шөгельләнеп укучылар табигать белеме, технология, биология, тормыш иминлеге, математика, физика фәннәреннән белемнәрен тулыландыралар. Яңа мәктәп территориясенә укучылар һәм укытучылар көче белән 35 төп алмагач, 285 төп декоратив агачлар, 355 төп чыршы, 155 төп чия, миләш, балан агачлары, 100 төп карлыган утыртылды. Тәҗрибә участогында җитештерелгән яшелчә, җиләк- җимешләр мәктәп ашханәсе өчен дә әзерләнә, шулай ук бюджеттан тыш керемнәрне арттырырга да ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Җитештерелгән продукциянең бер өлешен урнаштырырга "Мәктәп ярминкә”ләре дә ярдәм итә. Шулай ук ярминкәләр укучыларны,педагогларны күптөрле күнекмәләр, осталыклар үзләштерергә дә этәрә. Җитештерелгән товар сыйфатлы да булырга тиеш, сатып алучылар белән мөгамәлә дә тиешле дәрәҗәдә булсын, аларның ихтыяҗын да алдан ук дөрес тоемлый бел. Баланы яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле шәхес итеп тәрбияләүгә мәктәптә укучылар үзидарәсе эшчәнлеге ярдәм итә. Сыйныф җитәкчеләренең, тәрбиячеләрнең эшне дөрес оештыра белүе, нәтиҗәләрне төгәл бәяләве һәм һәр баланың актив катнашуына ирешә алуы мөһим шарт булып тора. Мәктәптә "Таң” балалар оешмасы нәтиҗәле эшли. Районда Балалар Думасы эшчәнлеге үсеш алып килә. Үзидарә эшчәнлегендә актив катнашу балаларны сәяси тормышка якынайта, кызыксынуларын арттыра, максат билгеләргә, шул максатны тормышка ашыру юлларын табарга өйрәтә. Укучыларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештыруда сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталыгы таләп ителә.Шушы эшнең нәтиҗәсе буларак, сыйныф җитәкчеләре Хаҗиева Нурсинә Нәкыйповна, Шәйхетдинова Гүзәлия Фәхретдиновналар район сыйныф җитәкчеләре конкурсында призлы урыннар яуладылар.Сыйныф җитәкчеләре, мәктәптә үз фәннәре буенча белем бирүдән тыш, укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәләр, әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торалар.Гомумән, бала күңеленә иң якын торучылар да алар. Бу урында Илдар Юзеев шигырен искә аласы килә: "..Кояш мәңге нур чәчәр... Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса, Җир ничек яшәр.?” Эшлекле, булдыклы, тәвәккәл яшьләр тәрбияләүдә армый – талмый эшлик һәм балаларыбыз күңелендәге җылы, якты кояшны сүндерми саклап калыйк.

Касыймова Әнисә Нурулловна – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмәсе җитәкчесе.

Друзья сайта
  • Министерство образования и науки РТ
  • ФИПИ
  • Сайт отдела образования и ИМЦ Сабинского муниципального района РТ
  • Мат ЕГЭ

  • Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Архив записей

    Поиск


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz