Четверг
28.03.2024
21:22
Приветствую Вас Гость
RSS
 
Большешинарская СОШ имени А.А.Ахунзянова
Главная Регистрация Вход
Апрель - Башлангыч сыйныфлар ункөнлеге планы. »
Меню сайта

Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 134

Форма входа

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Тема:”Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...”

1 көн. "Мин кулыма китап алам...” (Ункөнлекне ачу,укучыларны план белән таныштыру,биремнәр тәкъдим итү) Бу көнне классларда өлкән сыйныф укучылары кечерәкләр өчен кычкырып китап укулар үткәрәләр;бергәләп фикер алышалар.

2 көн. "Китап табиблары ” көне. Китапханәдәге таушалган китапларны алып,китапларга ремонт ясау. Китап турындагы иҗади эшләрне тапшыру.Конкурста җиңеп чыккан балалар ункөнлекнең соңгы көнендәге кичәдә иптәшләрен үз эшләре белән таныштыралар.(китап турында шигырьләр, хикәяләр,әкиятләр иҗат итү)

3 көн. Викторина. "Тукай безнең күңелләрдә”.

1.Тукайның әти-әнисенең исемнәре ничек булган?

2.Кечкенә Габдулла тәрбияләнгән гаиләләрне әйтегез.

3.Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый? Ни өчен?

4.Тукай турында кемнәр нинди әдәби әсәрләр иҗат иткән?

5.Кушлавычта Тукай һәйкәле кайчан ачылган?

6.Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан бирелә башлый?Аның турында сез нәрсәләр беләсез?

7.Атаклы "Тукай маршы”н кем язган?

8.Тукайның кайсы шигырьләренә көйләр язылган?

9.Тукай кемнәргә: "...Аларны сез юатыгыз, Җылы сүзләр әйтеп,сөеп Юатыгыз!” – ди.

10.”Кырлай” дигән симфоник поэманың көен кем язган?

11.”Шүрәле” балетының авторы кем?

12.Габдулла сүзенең мәгънәсе нәрсә аңлата?

13.”Шигърият дигән дөньяда Тукай меңләгән бала үстерә!” –дигән сүзләрне кем язган?

14.”Шүрәле” әкиятендә Г.Тукай үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?

15.”Һич сине куркытмасыннар Шүрәле,җен һәм убыр- Барчасы юк сүз аларның, Булганы юктыр гомер.” Бу юллар Тукайның кайсы әсәреннән?

16.Г.Тукай үзе турында нинди исемле китап яза?

17.Тукай Казанда вакытта нинди кунакханәдә яшәгән?

18.Кечкенә Габдуллага әнисе үлгәндә ничә яшьләр тирәсе була?

19.”Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ише- тергә туры килә?

20.Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

21.”Ичмасам,чәнчелсә,бер тамак кимер иде,”-дип кайсы йортта әйтә торган булалар?

22.Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

23.Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек?

24.Кырлай авылы белән хушлашкач,Тукай кайда яши башлый?

25.Кечкенә Тукайның кушаматы ничек булган?

26.”Су анасы” балетына көйне кайсы композитор язган?

27.Тукай сүзләренә язылган борынгы җырның исеме ничек?

28.Тукайның иҗат юлы ничә ел дәвам иткән?

29.Г.Тукайның кесәсендә нинди уен коралы йөргән?

30.”Тукай” романын кем язган?

31.”Син әле үс һәм укы күп...” юллары кайсы шигырьдән?

32.Г.Тукай рус шагыйре А.С.Пушкинның кайсы шигырен тәрҗемә иткән? Ул ничек атала?

33.Пушкин һәм Тукайның берүк исемдәге нинди шигырьләрен беләсез?

34.Җаекта Тукай укыган мәдрәсәнең исеме ничек?

35.Кайсы язучы Г.Тукайны – татар галәмендә иң якты йолдыз дип саный һәм шигърияте аша гүя ки Г.Тукай белән сөйләшә,киңәш-табыш итә,аны олылый?

36.Тукай ничә яшьтә һәм ничек үлгән?

37.Г.Тукайның "Туган тел” шигыренә ничә яшь?

4 көн. "Китапның белмәгәне юк.” Класстан тыш чара.

5 көн. Ф.Яруллинның "Биюче бака” китабы буенча китап укучылар конференциясе.

6 көн. "Юл күрсәтүче йолдыз.” Әдәби – музыкаль кичә.

7 нче көн. "Син боларны беләмсең?” Укучылар чыгышы:

1. "Китап укый укый беләсеңме?” (Китап уку гигиенасы турында)

2. "Китаплар кайчан озак яши?” (Китаплар озак яшәсен нәрсәләр белергә кирәк?)

3. "Иң беренче китап һәм аны басучы.”

8 нче көн. "Көчле дә ул, бай да, ягымлы да...” Китап бәйрәме.

9 нчы көн. "Китап – белем чишмәсе.” (Китап турындагы мәкальләргә, табышмакларга, өстәмә мәгълүматларга конкурс.)

10 нчы көн. "Китаплар патшалыгында кунакта.”(Китапханәче чыгы-шы.)

Ункөнлекне йомгаклау. (Бу көнне барлык конкурсларга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләп үтелә.)

Друзья сайта
  • Министерство образования и науки РТ
  • ФИПИ
  • Сайт отдела образования и ИМЦ Сабинского муниципального района РТ
  • Мат ЕГЭ

  • Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Архив записей

    Поиск


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz